Арча районында беренче бала

2019 елның 2 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 2 нче гыйнвар көнендә Арча үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә  беренче бала туды. ЗАГС  хезмәткәрләре бәхетле  әти-әнине, Азат һәм Алия Бергалиннарны, Алисә исемле кызлары тууы белән котлап, аларга беренче документ, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Гаиләгә тынычлык һәм игелек, җылылык һәм яктылык, гаилә рәхәте теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International