2018 елның 24 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә» электив курсының бу елга соңгы дәресе узды. Никахлашу сараенда шәһәрнең 3нче һәм 6нчы мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары булдылар.
Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 24нче декабрьдә үткән чираттагы тантанага апрель аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан бу матур һәм истәлекле кичә ЗАГС бүлегендә оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе М.Р. Каримов, Корсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гимадиев Сәвия Сәләхиеваны Президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләде. Һәркайсы юбилярга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләде.
Кыш-иң популяр туй чоры түгел, әмма табигать бу ел фасылын яңа гаилә туу өчен тудырган кебек. Бөтен җир акланган, ә көзге яфраклардан ялангач калган агачлар бәйрәм киемнәрен кияләр кебек.
Яңа ел башы-яңа тормыш башы, нәкъ менә шушы уйлар, гадәттә, үз язмышларын берләштерергә карар итүче яшь парларда да була.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә аеруча мөһим чаралар өчен тектерелгән күлмәкләр презентациясе узды. Иң югары бәягә ия булган күлмәкләр – башкалада танылган стилист-дизайнер Алинә Бәдретдинованың кул җимешләре.
“Әлеге күлмәкләр аеруча мөһим чаралар өчен тегелде. Шуңа да тукымалар да, төсләре дә, модельләре дә зур игътибар белән сайланды” – дип ассызыклады дизайнер.
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Хисамиева Мәгмүрә Хисами кызына 22 декабрь көнне 95 яшь тулды. Хисамиева Мәгмүрә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хисамиева Мәгмүрәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2018 нче елның 22 нче декабрендә Чистай никах теркәү Сараенда Алла белән Артем Поповлар 400 нче пар булып никахларын теркәделәр. Юбиляр парларның никахлашу церемониясе махсус сценария буенча үткәрелде. ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова яшь гаилә парын чын күнеленнән кайнар котлады, аларга гаилә иминлеге, бәхетле, матур язмыш теләде. Яшь өйләнешүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар, бу аларга Яңа 2019 нчы ел алдыннан күңелле сюрприз булды.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль яклау бүлеге урынбасары Фатыйма Бикбова, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигматҗәнов килгән иде. Анастасия Денисовнага тормыш ачысын-төчесен куп күрсәткән. Ире Михаил белән алар, алты бала тәрбияләп үстерәләр, ләкин язмыш өч баласын якты дөньядан алып китә. Өч баласы хәзерге вакытта исә-саулар, үз гаиләләре белән төрле шәһәрләрдә көн күрәләр. Әниләрен котларга кызы кайткан иде. Кунакларга Анастасия Денисовна балалайкага кушылып җырлап та бирде. Озын гөмерләр телибез сезгә, Анасасия Денисовна!
Аксубай районы Яңа Кирәмәт авылында яшәүче Әминә Камал кызы Шәйхетдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 80 яшендә ул акыллы һәм тәҗрибәле, позитив һәм энергия белән тулы. Аның юбилеена, зур өстәл артына күп санлы балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыелды. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярны котлап, аңа озын һәм бәхетле гомер теләделәр.
Баулы районы яшь буынга үрнәк булырлык матур гаиләләргә бай. Баулы шәһәрендә яшәүче Хабатуллиннар гаиләсе шуларның берсе. Мөнирулла Мутыгулла улы һәм Диния Гариф кызы 60 ел бергә кулга-кул тотынып, бер-берсен җылытып, саклап тормыш юлыннан баралар. Мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән гаиләдә искиткеч акыллы балалар тәрбияләнгән.
Баулы районы ГХАТ бүлеге җтҗәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Хабатуллиннар гаиләсен "бриллиант туйлары" белән котлады һәм аларга истәлеккә таныклык, бүләк тапшырды.