Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә» электив курсы кысаларында дәрес

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 24 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә» электив курсының бу елга соңгы дәресе узды. Никахлашу сараенда шәһәрнең 3нче һәм 6нчы мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары булдылар.

         Дәреснең девизы: «гаилә – җәмгыятьнең ячейкасы». Педагог-семьевед Алинә Әбдрәшитова балалар белән гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләште, «никах», «туганнар», «туганлык» төшенчәләрен билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International