2018 нче елның 22 нче декабрендә Чистай никах теркәү Сараенда Алла белән Артем Поповлар 400 нче пар булып никахларын теркәделәр. Юбиляр парларның никахлашу церемониясе махсус сценария буенча үткәрелде. ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова яшь гаилә парын чын күнеленнән кайнар котлады, аларга гаилә иминлеге, бәхетле, матур язмыш теләде. Яшь өйләнешүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар, бу аларга Яңа 2019 нчы ел алдыннан күңелле сюрприз булды.