Хисамиева Мәгмүрәгә – 95 яшь

2018 елның 22 декабре, шимбә

Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Хисамиева Мәгмүрә Хисами кызына 22 декабрь көнне 95 яшь тулды. Хисамиева Мәгмүрә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хисамиева Мәгмүрәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International