Апас районында паспортлар тапшырылды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Районда 14 яше тулган  егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 24нче декабрьдә үткән чираттагы тантанага апрель аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан бу матур һәм истәлекле кичә ЗАГС бүлегендә оештырылды.   Район мәдәният йорты хезмәткәрләре   иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International