ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

         2018 елның 21 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь әти-әни Радик һәм Эльвира Муллахметовларны беренче балалары тууы белән котладылар.

      2018 елның  21нче декабрендә Яр Чаллы шәһәрдә  ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый –  Акрам Сафин  – Радик һәм Диляра Сафиннар  гаиләсендә туган икенче  бала.

      2018 елның 21 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Благодаров Евгений рәислеге астында “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә роле” дип исемләнгән иҗтимагый Совет утырышы уздырылды. Бу эштә район Башлыгы Рягат Хөсәенов, төрле идарә җитәкчеләре, Совет вәкилләре, мәктәп директорлары, чакырылган кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Бала туу-һәр гаилә тормышында бәхетле һәм истә калырлык вакыйга. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1100 нче бала тууы теркәлде. Бәхетле ата - аналар кызларын Элина дигән матур исем белән атадылар. ГХАТ бүлеге белгече Элинаның тормышында беренче документ - туу турында таныклык тапшырды һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котлады һәм ата-аналарга кызларына тәрбия бирүдә уңышлар теләде!

Тантанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.

ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бәйрәмдә искиткеч бәйрәм һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Юбилярлар арасында галимнәр, табиблар, академиклар, профессорлар күп иде. Күпләре әле дә фәнни һәм укытучылар эшчәнлеген дәвам итәләр, барысы да «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кул куйдылар, бер-берсе белән озын гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар, вальс биеделәр, төбәк конкурслары җиңүчесе Лилия Хәмидуллина башкаруындагы җырлар ишеттеләр.Бу истәлекле көнне юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәк-чәк милли ризыгы тапшырылды. Туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары әти-әниләрен котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.

2018 елның 20 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Шакиров Шамиль Александр улы һәм Эльвина Радик кызы гаиләсендә булды. 14 декабрьдә аларның ике малай туды.Яңа туган сабыйларга Әмир һәм Тимур исемнәре кушылды.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 19 декаберендә  “Женщина года. Мужчина Года: женский взгляд” дигән конкурс узды. Конкурста дүрт хатын-кыз катнашты. Катнашучыларны жюри бик төпләп тикшерде. “Женщина  - пример года” диеп аталган номинациядә, Буа районын яклаучы итеп Юлия Дроздова булачак. Ул Буа районының 15 номерлы түләүләр бүлегенең Республика үзәге  җитәкчесе булып эшли. “Женщина культура и духовность» номинациясендә Низамова Нурдания апа җинүче булып танылды. Ул –пенсионер, бик матур итеп гармунда уйный, Буа районының “Гөлҗамал” фольклор ансамбле солисткасы.

      2018 елның 19 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 102 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

            2018 нче елның 19 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында комиссиянең Чистай муниципаль районының демографик хәлен анализлау, туучылар санын арттыру, ә үлүчеләр санын киметү буенча киңәйтелгән утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International