Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь әти-әнигә тантаналы рәвештә бала туу турында таныклык тапшырылды

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 21 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь әти-әни Радик һәм Эльвира Муллахметовларны беренче балалары тууы белән котладылар.

          Сабыйга «Ризван» дип исем кушканнар. Кечкенә Ризванга карата 2929 номер астында туу турында акт язуы төзелгән.

         ГХАТ идарәсе белгечләре ата-ананы уллары туу белән котладылар,  гаилә бәхете һәм иминлек теләп, туу турында таныклык һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» җирле тиҗтимагый оешмасыннан котлау хаты тапшырдылар.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International