Әлмәт шәһәрендә 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 декабрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 22 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Шакиров Шамиль Александр улы һәм Эльвина Радик кызы гаиләсендә булды. 14 декабрьдә аларның ике малай туды.Яңа туган сабыйларга Әмир һәм Тимур исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International