Чистай районының демографик хәле аерым контрольгә алынды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

            2018 нче елның 19 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында комиссиянең Чистай муниципаль районының демографик хәлен анализлау, туучылар санын арттыру, ә үлүчеләр санын киметү буенча киңәйтелгән утырышы булып узды.

Комиссия рәисе – социаль мәсьәләләр буенча Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова райондагы демографик хәл турында җитди борчылуын белдерде һәм аны чишү юлларын табарга дигән максат куйды.

Утырышта медицина хезмәткәрләре, мәгәриф, мәдәният, спорт өлкәсе хезмәткәрләре, Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге, Татарстан Республикасның Чистай районы буенча  мәшгүльлек һәм социаль яклау хезмәт Министрлыгы хезмәткәрләре һәм башкалар  катнашты.

Чистай районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова да , комиссия рәисе урынбасары  буларак,  бу эштә актив катнашты.

Комиссия эше Чистай  муниципаль районы җирле үзидарә органнарының килешенгән гамәлләрен тәэмин итүгә, медицина һәм  башка оешмаларның демографик анализларын һәм күрсәткечләрен, демографик үсешнең   тенденцияләрен прогнозлау, район территорисендә вакытында табигый һәм  миграцион рәвештә халык санын арттыру буенча чаралар кабул итүгә юнәлтелгән иде.

Күрсәтелгән   юнәлешне район җитәкчелеге аерым контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International