Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда иҗтимагый Совет утырышы уздырылды

2018 елның 21 декабре, җомга

      2018 елның 21 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Благодаров Евгений рәислеге астында “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә роле” дип исемләнгән иҗтимагый Совет утырышы уздырылды. Бу эштә район Башлыгы Рягат Хөсәенов, төрле идарә җитәкчеләре, Совет вәкилләре, мәктәп директорлары, чакырылган кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Лениногорск шәһәре башлыгы Рягат Хөсәенов исәнләшеп утырышны башлап җибәрде. Аннан Евгений Благодаров утырышның тәртибе белән таныштырды.

Утырышта Хатын-кыз консультациясе буенча бүлек җитәкчесе Фатыйма Ташпулатова,  Лениногорск шәһәре Советы депутаты, Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге “Исток-Башлангыч”  директоры Елена Ахмеджанова, белем идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, ЭПУ “Лениногорскгаз” җитәкчесе Рафаэль Нуртдинов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова катнашты. Ул үзенең чыгышында гаилә институтын ныгытуда ГХАТ бүлегенең иң мөһим бурычлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International