Бүген Баулыда яшәүче Хаҗиевлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.
Зәкәрия Якуп улы һәм Хәлидә Рәкип кызы лаеклы хезмәт юлын узганнар, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Юбилярларның җиде матур оныклары бар.
Юбилярларны Алтын туйлары белән башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, хезмәттәшләре, балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары котладылар.