Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар өчен яңа ел акциясе тәмамланды

2018 елның 29 декабре, шимбә

2018 елның 29 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен «Безнең Яңа ел сере» акциясе тәмамланды.

Акциядә катнашкан кияү һәм кәләшләр үзләренең гаилә бәхетенең «рецептларын» махсус открыткаларда һәм озын һәм бәхетле тормышка теләкләрен яздылар. ГХАТ Идарәсе адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, ә яшь парлар гаилә традицияләрен әти-әниләреннән алырга вәгъдә иттеләр.

Акцияне үткәрү чорында 80 нән артык открытка тутырылды. Акция нәтиҗәләре буенча «ГХАТ Идарәсенең виртуаль музеенда» иң яхшы һәм оригиналь теләкләр язылган фотоальбом булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International