Олы хөрмәт, дан казанган абый-апаларны Яңа ел белән котладылар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Апас районында дан, олы хөрмәт казанган абый, апалар бихисап. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. 25 нче декабрьдә, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55 һәм 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты. Бәйрәм иртәдән үк күтәренке рухта башланып китте. Бәйрәмгә килүче һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызлары каршылады. Алар быел аеруча да күп иде. Кунакларга кайнар чәй, тәм-томнар тәкъдим ителде. Район башлыгы бәйрәмдә барлыгы 13 - алтын,45 - зөбәрҗәт һәм 3 пар – бриллиант туйларын каршылаучы гаиләне тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International