2019 елның 1 гыйнварында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 1 нче номер астында туу турында акт язуы теркәлде. 2019 елның беренче баласы - 1 гыйнвар көнне 2019 елында дөньяга килгән буе 55 см, авырлыгы 3300 гр булган малай. Ул озак көтелгән сабый булып Илшат һәм Гөлзидә Гафуровлар гаиләсендә туган. Әти – әниләре улларын Илназ дигән матур исем белән атадылар, ул төрки теленнән туган илен яртучы кеше дип тәрҗемә ителә. Бүлек белгечләре яшь әтигә туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырып сәламәтлек, гаилә бәхете һәм бала тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.