Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2018 елның 29 декабрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган һөнәри конкурс тәмамланды.
Ел дәвамында учреждение хезмәткәрләренең эшчәнлеге берничә төп критерий буенча бәяләнде, һәм алынган баллар махсус рейтинг таблицасына күчерелде. «Ел белгече-2018» исеменә максималь баллар туплап, Кузнецова Галина Мхайловна лаек булды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина җиңүчене, аның югары грамоталылыгын һәм эшкә намуслы мөнәсәбәтен билгеләп үтте, диплом һәм «Йолдыз»статуэткасын тапшырды.