Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итә!
Узып баручы ел ГХАТ органнары өчен катлаулы, мөһим вакыйгаларга бай булды, алар арасында иң беренче чиратта уникаль яңа мәгълүмати ресурс – гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестрын гамәлгә кертү иде.
Без чын күңелдән Татарстанның һәр гаиләсенә мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу телибез. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, күңел җылысы һәм ямь булсын. Ә тормыш юлдашын табарга өлгермәгән кешеләр аны яңа елда һичшиксез каршы алачак!
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез!