14 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә юбилейлы пар никахларын теркәде.
2019 елның 14 февралендә, Изге Валентин көнендә ЗАГСның Чистай бүлеге килүчеләрне күтәренке бәйрәм кәефе белән каршылады.
Бүлек хезмәткәрләре бу көнне никахларын теркәү һәм бала тууын теркәү өчен гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да чын күңелдән котладылар. Булачак яшь өйләнешүчеләргә гаилә бәхете, ә яшь әти-әниләргә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Барысына да символик бүләкләр тапшырдылар.
14 февральдә Апас аграр көллиятендә “Бер күрүдә гашыйк булу” дигән чара Гашыйклар көне уңаеннан оештырылды. Биредә һәр пар алып баручылар тарафыннан оештырылган биремнәрне җаваплы үтәделәр. Компетентлы жюри членнары һәр номерны, һәр мәзәкне гадел дәрәҗәдә бәяләде.
14 февральдә, иң романтик бәйрәмдә Владимир һәм Надежда Лахмистровлар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлеге датаны яшьләр махсус сайладылар, бу көнне алар гомер буе якты булып саклансын өчен. «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Изге Вәли Көне " бәйрәме кысаларында яшьләргә истәлекле бүләк тапшырылды.
14 нче февраль көнне Мамадыш шәһәренең Язылышу сарае 10-еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк башланды: барлык кунакларга, клиентларга, үтеп баручыларга аниматорлар мәхәббәт һәм бәхет теләп валентинкалар тараттылар. Иң мәртәбәле кунаклар бүлек белән алдагы елларда җитәкләгән ветераннар иде.
Изге Вәли Көне - ул иң романтик бәйрәм. Бу көнне гашыйклар бүләкләр алмаша , мәхәббәт турында җылы сүзләр әйтелә. Менә Азнакай районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дә Изге вәли көненә багышланган матур кичә узды.
2019 елның 14 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, гаилә тормышы юбилярлары Фәһим Хәбрахман улы һәм Әминә Гайфулла кызы Хаттаповлар гаиләсе «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр. Хаттаповлар гаиләсе 60 ел элек, 1959 елның 5 февралендә, ГХАТ горбюрасында никахларын теркәгән һәм шул вакыттан бирле алар һәрвакыт бергә.
Изге Вәли көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә бәхетле ике пар Химасов Алмаз белән Султеева Регина, һәм Мухаметзянов Илнар белән Аббязова Алмира үзләренең никахларын берләштерделәр. Нәкъ шул ук көнне ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева, елның беренче баласы булып туган Волковлар гаиләсен котлап, администрация исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
14 февраль көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көненә багышланган “Помолвка” йоласы үткәрелде. Чарага яшьләр Бывалов Никита һәм Глухова Диана чакырылды. Тиз арада алар “ир” һәм “хатын” статусына ия булачаклар. Ә бүген ГХАТ бүлеге белгечләре аларны танталы рәвештә “кияү” һәм “кәләш” дип игълан иттеләр. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина яшь парны чын күңелдән котлады. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга истәлекле булды, чөнки алар киләчәк тормышларын законлы никах белән бәйлиләр. Яңа гаиләгә киләчәктә бер-берсен саклап, кулга-кул тотынышып, озын һәм бәхетле тормыш юлын үтүләрен теләп калабыз.
Хәзерге вакытта гаиләдә өченче һәм дүртенче бала туу гадәти вакыйга булып саналмый. Мондый адымга һәр гаилә дә бармый. Бөгелмә районында күп балалы гаиләләр саны арта бара. 14 февраль көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берьюлы ике матур гаиләне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Мария Геннадьевна һәм Андрей Александрович Казанцевлар гаиләсендә өченче бала туды, аңа Александр дип исем куштылар. Казанцевларның инде ике өлкән кызлары – Юлия һәм Полина бар. Ә Кристина Юрьевна һәм Таһир Рәис улы Әхмәтҗановлар гаиләсендә дүртенче бала туган – Кәрим исемле малай. Кәримнең әти-әнисенең ике улы – Данил белән Эмиль һәм кызлары Карина бар. Казанцевлар һәм Әхмәтҗановлар гаиләләре чын-чынлап бәхетле, чөнки балалар – зур бәхет һәм өйдә балалар көлүе ешрак яңгыраган саен, тормышыбызның мәгънәсе ныграк сизелә.