Бөгелмә районында өченче һәм дүртенче бала туу саны арткан

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

        Хәзерге вакытта гаиләдә өченче һәм дүртенче бала туу гадәти вакыйга булып саналмый. Мондый адымга һәр гаилә дә бармый. Бөгелмә районында күп балалы гаиләләр саны арта бара. 14 февраль көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берьюлы ике матур гаиләне шатлыклы вакыйга белән котладылар. Мария Геннадьевна һәм Андрей Александрович Казанцевлар гаиләсендә өченче бала туды, аңа Александр дип исем куштылар. Казанцевларның инде ике өлкән кызлары – Юлия һәм Полина бар. Ә Кристина Юрьевна һәм Таһир Рәис улы Әхмәтҗановлар гаиләсендә дүртенче бала туган – Кәрим исемле малай. Кәримнең әти-әнисенең ике улы – Данил белән Эмиль һәм кызлары Карина бар. Казанцевлар һәм Әхмәтҗановлар гаиләләре чын-чынлап бәхетле, чөнки балалар – зур бәхет һәм өйдә балалар көлүе ешрак яңгыраган саен, тормышыбызның мәгънәсе ныграк сизелә.          

      ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар, сабыйларга ныклы сәламәтлек һәм бәхет, иминлек теләделәр, беренче документлар – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International