Изге Вәли Көне - ул иң романтик бәйрәм. Бу көнне гашыйклар бүләкләр алмаша , мәхәббәт турында җылы сүзләр әйтелә. Менә Азнакай районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дә Изге вәли көненә багышланган матур кичә узды.
ГХАТ бүлеге тарафыннан инстаграмм социаль челтәрендә «Бәхетле йөрәкләр»дип исемләнгән фотоконкурс игълан ителде. Җиңүчеләрне алар үзләре бәяләде, ягъни тавыш бирү юлы белән урыннар лайклар саны буенча бүленде. Конкурста 156 гаилә катнашты.
Бәйгедә җиңүчеләргә иганәчеләрдән бүләкләр тапшыру концерт номерлары, төрле күңел ачу уеннары белән үрелеп барды. Беркем дә бүләксез калмады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова, Сәрим һәм Гөлүсә Авзаловлар гаиләсен рубин туйлары белән котлап, барлык яшь гаиләләргә иминлек, үзара ихтирам һәм бер-берен хөрмәт итүләрен теләде.
Бу җылы кичә “бәхетле йөрәкләр”дә бик озак сакланыр.