ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген, 15 февраль көнне, ГХАТ Идарәсенең баш белгече Кузнецова Галина Михайловна өлкәннәр өчен гражданлык хәле актларын теркәү темасына әңгәмә үткәрде. 

2019 елның 14 февралендә Яшел Үзән шәһәренең ГХАТ бүлегендә бәйрәм шартлары иртәдән үк башланды. Бу көнне шәһәрдә 8 яшь гаиләгә артты. Бүгенге яшь парлар өчен бу көн икеләтә бәхетле булачак һәм алар берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үтәчәкләр. Нәкъ менә гашыйклар көнендә гаилә берлеге булдырырга теләгән яшь парлар бу мәңгелек мәхәббәт нигезе булачак, дип саныйлар.

2019 елның 15 февраль аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Ак Барс” исемендәге банк җитәкчесе Резидә Рахимҗан кызы Гадиева катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.

15 февраль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Клавдия Петровна һәм Леонид Александрович Жернаковларны бриллиант туйлары белән котладылар. Пар гаилә тормышының 60 еллыгын билгеләп үтте.

Гаилә 1958 елда Бөгелмә районының Яңа Александровка авылында кичке биюләр вакытында таныша, 1959 елда өйләнешәләр. Аларның өч уллары, биш оныклары, биш оныкчыклары бар. Гаилә башлыгы фикеренчә, аларның гаилә берлегенең сере – бер-береңә юл куя белүдә, үзенең икенче яртың өчен терәк һәм шатлыкта да, кайгыда да бергә булуда.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

     2019 елның 14 февралендә Кенәзевлар Виктор Кузьмич һәм Татьяна Владимировна Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда сапфир туйларын билгеләп үттеләр!

     Мәхәббәт-ул яраткан кешебезне яклау, аңа ярдәм итү, аның өчен күңелле гамәл кылу теләге белән бәйле кайгырту, игътибар һәм хөрмәт…

Нәкъ менә күңелле гамәл - көтелмәгән сюрприз әти-әниләре Князевларның балалары оештырган.

    Күпчелек гайләләр хыяллана торган язмышның чын  бүләге – “патша игезәкләре”, 2019 елның 14 февраленда Рамиль һәм Лилия Закировлар гаиләгаилә дөньяга туды. Бала дип атаганнар Салават һәм Самира.

    Рамиль һәм Лилия тормышның яңа этап башланды белән котлыйбыз.

Түгәрәк өстәл артында очрашу хокукый мәгълүмат сәгате буларак, Һәркемгә уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына, саннарга бай булды. Балалар гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахны төзү шартлары нинди булуын, үз фамилиясен, исемен яки атасының исемен алыштырырга теләгән кешеләргә нәрсә белергә кирәклеген, ата булуны һәм уллыкка (кызлыкка) алуның нәрсә икәнен һәм алар арасында аерма нинди икәнен белделәр.

2019 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларны хөрмәтләү тантанасы узды. Яшел Үзәндә узган 2018 елда барлыгы җиде гаиләдә шатлыклы вакыйга булды.

Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе коллективы хезмәттәше Валиева Резидә Вернатовнаны истәлекле вакыйга, никахлашу көне белән тәбрик итә. Вафиннар Рөстәм Радик улы һәм Резеда Вернат кызы гаиләсенә бер-берегезне яратырга, хисләрегезне озак еллар дәверендә саклап калырга телибез. Гаилә бәхетегез үзара аңлашу белән тулсын. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, ә йортыгыз шатлыклы балалар көлүе белән тулсын!

Мең ярымнан артык  еллар дәвамында бу көнне яшь кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата. Бу искиткеч матур көнне Руслан белән Алеся үз мөнәсәбәтләрен, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бинасында рәсми рәвештә теркәделәр. Бүлек җитәкчесе Әнисә Тимерханова яшь гаиләне котлап истәлекле бүләк тапшырды, бер-берләрен саклап-яклап, сөеп һәм сөелеп яшәүләрен теләп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International