Бөгелмә районында бриллиант туй

2019 елның 15 феврале, җомга

15 февраль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Клавдия Петровна һәм Леонид Александрович Жернаковларны бриллиант туйлары белән котладылар. Пар гаилә тормышының 60 еллыгын билгеләп үтте.

Гаилә 1958 елда Бөгелмә районының Яңа Александровка авылында кичке биюләр вакытында таныша, 1959 елда өйләнешәләр. Аларның өч уллары, биш оныклары, биш оныкчыклары бар. Гаилә башлыгы фикеренчә, аларның гаилә берлегенең сере – бер-береңә юл куя белүдә, үзенең икенче яртың өчен терәк һәм шатлыкта да, кайгыда да бергә булуда.

          Матур пар мактаулы юбилярлар китабында үз имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International