ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Әмиров Сания 90 яшь тулу уңаеннан якыннары һәм туганнары исеменнән ихлас котлаулар, истәлекле бүләкләр кабул итте. Шулай ук юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.

Сания апага гомер юлында күп авырлыклар күрергә, кайгы-хәсрәтләрне кичерергә туры килә, иртә әти-әнисез кала. Сугыштан соң Сания апа Апаз егете Баязитка кияүгә чыга. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне уздырылды. Бу көнне бүлек белгечләре гражданлык хәле актлар теркәү, актлар язуына үзгәрешләр (төзәтүләр) кертү сораулары буенча, кабат таныклык, архив справкалары буенча сорауларга җавап бирү эше уздырылды. Туачак гаиләләргә язылышуга гариза бирүнең тәртибен аңлату буенча консультация бирелде, шулай ук язылышу тантанасының ничек алып барылуы белән таныштырдылар. Дәүләт салымын түләгәндә, төрле белгчеләргә кабул итүгә язылган ваыктта инфомат белән эшләү тәртибе күрсәтелде.

16 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсебелгечлэре булачак  парлар өчен туй инструктажы уткәрделәр.

2019 елның 16 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яшь парлар өчен ««Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» программасы буенча дәрес узды.

Урта Курса авылында яшәүче Дания Абдуллина балалары һәм оныклары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгының Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Тормыш авырлыкларын кичергән олы яшьтәге хатын-кызлар өчен мондый хөрмәт зур мәгънәгә ия.


15
февраль, 2019 ел
җомга

         2019 елның 15 февралендә «Әтиләр Берлеге» Чаллы бүлекчәсе инициативасы белән Тантаналар сараенда гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендәге проектларны үстерү мәсьәләсе буенча Удмуртия күрше Республикасыннан килгән коллегалар белән эшлекле очрашу узды. Удмуртия делегациясе составында Удмуртия Республикасының Завьялов районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль хезмәтләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

2015 елның сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Казан шәһәренең Балалар хосписында дәваланучы авыруларга ярдәмгә акча туплау өчен куб урнаштырылды.

15 февральдә балаларда рак авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – халыкның шушы зур проблемага игътибарын юнәлтү һәм бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен истә тоту.

14 февраль көнен барлык гашыйклар да билгеләп үтә торгандыр. Ә инде кайберәүләрнең, бу көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә дә теләкләре бар. Шундыйлардан булып бүген, Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда 2019 елның 14 февраль көнендә  алты пар үзләренең тормышларн бәйләп җибәрде. Риваятьләргә ышанган вакытта, изге Валентин көнендә язылышкан парлар бәхетле һәм бер-берсенә тугры була ди. Чынлап та, бу көнне язылышкан барлык парларга да нинди генә авырлыклар тормыш юлында очрамасын, бергә-бергә җиңеп, бәхетле һәм якты тормышта яшәүләрен телибез!           

Изге Вәли көне яки гашыйклар Көне, иң романтик бәйрәм, дөньяның күп илләрендә 14 февральдә билгеләп үтелә - бу көнне мең ярым елдан артык кешеләр бер-берсенә мәхәббәткә таныла.

Гашыйклар көне иң романтик бәйрәм булып санала. Бу көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 11 пар үзләренең гаилә бердәмлеген теркәделәр. Ә агымдагы ел башыннан бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә 82 пар үзләренең йөрәкләрен кавыштырдылар.

2018 нче елның 15 нче февралендә Чистай шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсенең 2018 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2019 нчы  елда  торган бурычлар мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Әлеге чарада Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова актив катнашты һәм чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International