2015 елның сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Казан шәһәренең Балалар хосписында дәваланучы авыруларга ярдәмгә акча туплау өчен куб урнаштырылды.
15 февральдә балаларда рак авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – халыкның шушы зур проблемага игътибарын юнәлтү һәм бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен истә тоту. 2003 елда Татарстан Республикасында Владимир белән Марина Вавиловлар гаиләсе лейкемия авыруыннан вафат булган кызлары Анжела истәлегенә багышлап Анжела Вавилова исемендәге Фонд ачалар. Бу көнне Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре кубка җыелган 6 781 сум 10 тиен күләмендә акчаны Фонд счетына күчерделәр.
Балалар хосписында дәваланучы авыруларга һәрберебез ярдәм күрсәтә ала.