Делегация белән очрашу

2019 елның 15 феврале, җомга

         2019 елның 15 февралендә «Әтиләр Берлеге» Чаллы бүлекчәсе инициативасы белән Тантаналар сараенда гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендәге проектларны үстерү мәсьәләсе буенча Удмуртия күрше Республикасыннан килгән коллегалар белән эшлекле очрашу узды. Удмуртия делегациясе составында Удмуртия Республикасының Завьялов районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль хезмәтләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

        ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Гыйльметдин кызы Зарипова очрашуда катнашучыларга яшь гаиләләр белән эшләү формалары турында сөйләде, Чаллы шәһәрендә иҗтимагый оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Зотов Александр - ТР атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасы баш табибы урынбасары, Жестков Эдуард -  Яр Чаллы шәһәренең Гаилә сәясәте  проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яр Чаллы-белем бирү учреждениеләрендә әтиләр советы эшчәнлеге турында сөйләде, мәгариф, социаль яклау идарәләре вәкилләре гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International