Дания Абдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 16 феврале, шимбә

Урта Курса авылында яшәүче Дания Абдуллина балалары һәм оныклары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгының Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Тормыш авырлыкларын кичергән олы яшьтәге хатын-кызлар өчен мондый хөрмәт зур мәгънәгә ия.

Тырыш хезмәте өчен Дания Абдуллинны район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Ире Мансур белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Дания апайга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International