ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Варвара Кузнецовага 90 яшь тулды. Варвара Ивановна районыбызның Сәрәпәле авылында туып-үскән. Мәктәпне тамамлау белән колхозда эшли башлый. Тормышка чыкканнан соң Зәйгә күчеп килә. Биредә ул төрле оешмаларда кочегар хезмәтен башкара. Варвара Ивановна тормыш иптәше белән өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярның 13 оныгы бар. Варвара әби шәһәрдә үз йорты белән берүзе яши, тавыклар асрый, бакчада эшли. Район башлыгы исеменнән тәбрик итеп, аның урынбасары Валерий Акатьев юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавын һәм Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк иттеләр.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта парларның туй тантанасын традицион җомга яки шимбә көннәрендә түгел, ә, әйтик, пәнҗешәмбе яки хәтта сишәмбе көннәрендә билгеләп кую очраклары ешайды.

2019 елда яшь парлар матур даталар сайлый инде: 19.04.19 — җомга, 19.07.19 — җомга, 19.10.19 — шимбә. Киров ГХАТ бүлегендә гашыйклар өчен махсус 5.05.19-якшәмбе көне ачылды (хәзерге вакытта бары тик бер ирекле вакыт калды 13.20).

"Матур йола" датасында – 2019 елның 19 февраль көнне – Зәй ГХАТ бүлегендә яңа Кузнецовлар гаиләсе барлыкка килде. Никах теркәү датасын яшь парлар бөтен җаваплылык, игътибар белән сайлладылар. “Тугызлы» тынычлык символы булып тора, шуңа күрә бу көнне никахларын теркәгән гаиләләр ныклы һәм өметле булалар.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бәхетнең беренче мизгеле сабыйлары туганда кичергән, беркайчан да онытылмас һәм берни белән дә чагыштырырлык түгел. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 елда беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Самир һәм Самат туу белән Ибнуковлар гаиләсенә яңа шатлык, кайгыртучанлык һәм көтү керде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине котладылар һәм Самирның беренче рәсми документын – туу турында таныклык тапшырдылар.

            2019 елның 11 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 28 нче мәктәптнең һәм 32 нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары өчен Гаилә гыйлеме электив курсы буенча дәрес узды. 

           Шушы көннәрдә Екатерина Акулинина үзенең 90 нчы туган көнен билгеләп үтте. Екатерина Александровна-Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Ул үз гомерен медицинага багышлады, район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә гомере буе эшләде.

           Екатерина Александровнаны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да котлады. Район исеменнән бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның телеграммасын тапшырды.

        Мәхәббәт сүнми икән, ул яхшы гаилә була, анда һәрвакыт ярату, тынычлык һәм татулык хисе хөкем сөрә.

             18 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Гөлүсә Карам кызы һәм Әхмәтзәки Сафин улы Сафиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Мондый ныклы берлек Сафиннар гаиләсе өчен генә зур горурлык түгел, ә барлык бөгелмәлеләр өчен дә зур мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Парлар Актаныш районының Поисево авылында танышалар. Әхмәтзәки Сафин улы Совет Армиясе сафларында Дрезден шәһәрендә 3,5 ел хезмәт итә, машина йөртүче булып эшли. Гөлүсә Карам кызы озак еллар бухгалтер булып эшли. Пар ике лаеклы бала, уллары Илгизәрне һәм кызлары Фәйрүзәне тәрбияләп үстерәләр. Оныклары Родион һәм Айгөлне тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Оныкчыклары Валериянең уңышларына сөенәләр.


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

       2018 елда Россия Федерациясенең профсоюз хәрәкәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы ГХАТ Идарәсе һәм "Тантаналар сарае" МАУ профсоюз комитеты рәисе Эльвира Вильнюс кызы Фазлыева Мәскәү шәһәре Профсоюз Үзәк Комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

      Коллегабыз Эльвира Вильнюсовнага эшендә уңышлар телибез һәм аны ихластан котлыйбыз! 

Николай Петровичны юбилее белән котларга якыннары һәм туганнары килгән иде. Аның Антоновкада яшәүче апасы Мария Петровна да инде күптән туксан яшен тутырган. Сеңлесе Аннаның да  туксан яшьлек юбилее якынлашып килә. Әнә шундый алар, үткән елларга бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче Ереминнар. Балалары һәм оныкларының горурлыгы алар!

 

Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Латыйпова Фагыйлә Латыйп кызына 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Латыйпова Фагыйлә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Латыйпова Фагыйләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International