Мәхәббәт сүнми икән, ул яхшы гаилә була, анда һәрвакыт ярату, тынычлык һәм татулык хисе хөкем сөрә.
18 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Гөлүсә Карам кызы һәм Әхмәтзәки Сафин улы Сафиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Мондый ныклы берлек Сафиннар гаиләсе өчен генә зур горурлык түгел, ә барлык бөгелмәлеләр өчен дә зур мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Парлар Актаныш районының Поисево авылында танышалар. Әхмәтзәки Сафин улы Совет Армиясе сафларында Дрезден шәһәрендә 3,5 ел хезмәт итә, машина йөртүче булып эшли. Гөлүсә Карам кызы озак еллар бухгалтер булып эшли. Пар ике лаеклы бала, уллары Илгизәрне һәм кызлары Фәйрүзәне тәрбияләп үстерәләр. Оныклары Родион һәм Айгөлне тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Оныкчыклары Валериянең уңышларына сөенәләр.
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Сафиннар гаиләсенең исемнәре «Мактаулы юбилярлар» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән, бүлек җитәкчесе Э.И. Демченко юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тагын озын гомер теләде, котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.