Зәйдә юбилярны хөрмәтләделәр

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Варвара Кузнецовага 90 яшь тулды. Варвара Ивановна районыбызның Сәрәпәле авылында туып-үскән. Мәктәпне тамамлау белән колхозда эшли башлый. Тормышка чыкканнан соң Зәйгә күчеп килә. Биредә ул төрле оешмаларда кочегар хезмәтен башкара. Варвара Ивановна тормыш иптәше белән өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә юбилярның 13 оныгы бар. Варвара әби шәһәрдә үз йорты белән берүзе яши, тавыклар асрый, бакчада эшли. Район башлыгы исеменнән тәбрик итеп, аның урынбасары Валерий Акатьев юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавын һәм Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International