Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Латыйпова Фагыйлә Латыйп кызына 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Латыйпова Фагыйлә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Латыйпова Фагыйләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.