ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.

Бүген, 2019 елның 21 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Дубаков Иван Виктор улы һәм Мингалиева Элона Риф кызы 100 нче пар булып теркәлделәр.

 2019 нче елның 21 февраль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында 2019 нчы елның утызынчы баласын теркәу тантанасы уткәрде. Бәхетле әти- Галиев Рәмзил Алмаз улы һәм Галиева Алия Салават кызы улларына Рамил исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде.Яшь гаиләгә уңышлар , матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

 

2019 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләренең «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы  бәйрәм чарасы узды.

       21 февраль көнне Биектау ГХАТ бүлегендә 2019 елның беренче игезәкләрен теркәделәр . Нәкъ менә шул көнне Зөлфәт һәм Зилә тормышында беренче тапкыр аларның әти-әниләре Инсаф Илшат улы һәм Адилә Зөфәр кызы Тимергалиевлар документлар алдылар. Балалар гаиләдә икенче һәм өченче бала, олы улларына 2 яшь.

        Бәхетле әти-әниләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина котлады .Бу шатлыклы вакыйга җылы сүзләр белән бәхет һәм сәламәтлек теләп, бүләкләр һәм истәлеккә фоторәсемнәр белән үтеп барды.

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2019 нче елның 21 февраль 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе “Яшь гвардия” әгъзалары, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай  муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы  тапшырды. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты  муниципаль ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана,  “Бәрдәм Россия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитетының җитәкчесе Байтукалова Рита Марсил кызы һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 20 февралендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдинов Мәсгут Хәләфетдин улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугышчан хезмәтләре һәм намуслы хезмәте өчен ветеран орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Юбиляр искиткеч балалар тәрбияләп үстергән, шуңа күрә картлыгын балалары, оныклары, оныкчыклары белән җылы мөнәсәбәттә каршылый һәм үзен бәхетле кеше дип саный. Юбилей көнендә ветеран район башлыгы Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин, балалар, оныклардан котлаулар кабул итте.

2019 елның 20 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары М. Г. Камалова Яшел Үзән шәһәренең 12 яшь кешесенә паспорт тапшырды. Тантанада Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге Ветераннар советы рәисе Карин А. М. катнашты, балаларга документлар тапшырганда Патриот, намуслы гражданнар  һәм горурлык белән: «Мин-Россия гражданины!»дип теләделәр.

2019 елның 20 февралендә никахлашу Сараеның төп залында 14 яше тулган Түбән Каманың яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Тантана Ватанны саклаучылар көненә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде. 

Һәр өлкәдә булсын мәдәният! Районда Мәдәният елына шундый шигарь астында старт бирелде. Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй муниципаль районында Мәдәният елын ачу тантанасы узды. ГХАТ бүлеге "50 ел эчендә мәдәният үсеше"дигән күргәзмәдә катнашты. Мәдәният төрле юнәлешләрдә: авыл хуҗалыгы, гаилә, спорт, юлда, аралашуда күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International