2019 нче елның 21 февраль көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында 2019 нчы елның утызынчы баласын теркәу тантанасы уткәрде. Бәхетле әти- Галиев Рәмзил Алмаз улы һәм Галиева Алия Салават кызы улларына Рамил исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде.Яшь гаиләгә уңышлар , матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.