ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

       2019 елның 22 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бәйрәм алды атмосферасы хөкем сөрә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан егет - хәрби хезмәткәр Дмитрий Милиев үзенең яңа сайланган Елена белән никахларын теркәде. Кияү хәрби формада, ә кәләшнең янында әкияти принцесса кебек бик лаеклы һәм затлы булып күренә. Бәйрәм белән!

2019 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сер түгел – туган тел бит ул кеше уеның сурәте, күренеше һәм халыкның культурасы. Шуңа күрә дә, тел халыкның байлыгы булып тора. Барлык булган телләрне саклап калуның ачкычы булып телне хөрмәтләү һәм аны санлау тора. Кешенең исеме кебек үк тел туганнан алып ана теле белән формалаша. Шунлыктан Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бу көнгә аерым игътибар бирде.  Бу көнне ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Язылышу тантанасы яшь парларның туган телләрендә - татар һәм рус телләрендә уздырылды. Өйләнешүчеләр дә, килгән кунаклар да тантанадан күтәренке кәеф алдылар.

Никахлашу Сараена Россиянең яшь килделәр. Яшь парларга Россия паспортын тапшыру мизгеленең мөһимлеген һәм тантаналылыгын уртаклашырга аларның әниләре һәм әтиләре, авыл җирлекләре башлыклары килде.

 Паспортларны тапшырганда Яңа Чишмә районы полиция начальнигы Эдуард Алексеевич Жирнов документка сакчыл мөнәсәбәттә булуларын, сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе һәм игелек теләде.

           Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 2019 елның 22 февраленда Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары  өчен ишекләрне киң итеп ачты.  Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага - паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:

- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;

- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".

 22 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2019 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын  барлыгы 10 гаилә тулыландырды.

Бәйрәмнең “сәбәпчеләре” – 7 малай һәм 3 кыз булды. Иң яшь әни 23 яшендә ул һәм кызның бәхетле әнисе - Ульяна Юрина иде, иң өлкән әни 39 яшендә икенче бала туу шатлыгын татыган Наталья Ушакова.

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына беренче паспорт тапшыру тантанасы узды. Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды.

Тантанада мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча 7нче Гагарин идарәсенең полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Антон Губачев һәм отставкадагы полиция полковнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, 1нче класслы хәрби очучы Фларит Мәүлеткулов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

    2019 елның 22 февралендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Бажановлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Сергей һәм Светлана Бажановларның икенче балалары – Мария туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 февральда Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 16  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, отставкадагы капитан Н.М.Тутаев яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләделәр.   Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ  бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, “Яшь гвардия”  район оешмасы җитәкчесе В.А.Будин, миграция бүлеге өлкән инспекторы Н.С.Четвертакова котладылар.

 

Никахлашу Сараенда юбилярлар Тубылгы Тау авылыннан Валиевлар гаиләсе, Зирекле авылыннан Сибгатуллиннар гаиләсе килделәр.

Валеевлар һәм Сибгатуллиннар гаиләләрендә җылы һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның йортларында чын күңеллелек һәм изгелек касәсе бар, анда туганнар һәм дуслар шатланып каршы алалар. Бу көнне юбилярлар Надежда Ивановна Попкова адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International