Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оешмаларның архивлары арасында конкурс игълан итте

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:

- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;

- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".

Бәйгене үткәрүнең төп максаты – Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганаклары булган коммерция оешмалары архивларының һәм коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавами хакимият органнары архивларының алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш практикасын тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру.

Бәйгеләр турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган: http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International