ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Февраль аенда туй - гаилә бәхете һәм иминлек бәйрәме. Халык февраль аенда төзелгән никахның гаилә тормышы өчен менә дигән башлангыч булуына ышана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, февраль туйлар өчен бик уңышлы ай. Бу айда язмышларын бергә бәйләгән яшь парлар бер-берсе белән үзара аңлашу, тугрылык һәм килешеп яшәячәк. Ирле-хатынлы Сергей һәм Екатерина Ивановлар Аксубай муниципаль районының беренче февраль гаилә пары.

Мансур Әхмәт улы һәм Гөлфинур Хәйрулла кызы Харчиннар, Ринат Фәрхи улы һәм Нурания Гильмулла кызы Зәйнуллиннар гаиләләре кулга кул тотышып, кайгы-шатлыкны бүлешеп  50 ел гомер итәләр. Зәйнуллиннар гаиләсе хезмәт юлларын Кукмара итек фабрикасына багышлаганнар, ике бала үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр. Мансур Әхмәт улы 40 ел итек фабрикасында эшли, Нурания Гильмулла кызы почтада хезмәт куя. ГХАТ бүлеге җиәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, ветераннар советы рәисе белән бергәлектә алтын юбилярларны өйләренә барып котладылар. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды, исемнәре районның Мактау китабына кертелде. Теләкләргә һәм котлауларга Кукмара итек фабрикасының профсоюз вәкиле  Кисиль Ирина Юрьевна да кушылды.

Буа районының Иске  Суыксу авылында  50 ел бергә гомер итүчеләрне тәбрикләделәр. Агымдагы елда биш пар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәләр.Парларны котларга район хәкимияте вәкилләре,  балалары, оныклар, туганнар һәм дуслар җыелдылар. Алар өчен иң матур, җылы сүзләр, җырлар яңгырады. Бу бик тә матур күнел бәйрәме булып узды.

    Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул  2019 нче елның 23 февралендә туган Компаниец Анастасия Владимир кызы. Анастасия әтисе Владимир Сергей улының һәм әнисе Екатерина Сергей кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Вячеславнын әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  


24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлеге өр-яңа проект игълан итә. Биредә башкалабызның Гаилә үзәге теләктәшлеге белән “Гаилә өчен остаз мәктәбе”- "Школа семейного наставничества" дип исемләнгән проект старт алачак. Әлеге чара кысаларында яңа гаилә гаилә корган мамадышлылар өчен бу өлкәдә тәҗрибәле спикерлар белән очрашулар, ачыктан-ачык аралашулар үткәреләчәк.

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хәбибуллина Найлә Хәбибулла кызына 24 февраль көнне 90 яшь тулды. Хәбибуллина Найлә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хәбибуллина Найләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

     2019 елның  22 февраленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 елның өч йөзенче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Гарькавый Александр һәм Диляра!

     Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

22 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.

2019 елның 23 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсми рәвештә 8 яшь пар үзләренең никахларын теләделәр. 

   Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез.  22 февраль көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең 3 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары чакырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре балаларга гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләделәр.

Балалар әтиләре турында бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук хәрби тематикага машиналар, китаплар, рәсемнәр күргәзмәләре оештырылды. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International