Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлеге өр-яңа проект игълан итә. Биредә башкалабызның Гаилә үзәге теләктәшлеге белән “Гаилә өчен остаз мәктәбе”- "Школа семейного наставничества" дип исемләнгән проект старт алачак. Әлеге чара кысаларында яңа гаилә гаилә корган мамадышлылар өчен бу өлкәдә тәҗрибәле спикерлар белән очрашулар, ачыктан-ачык аралашулар үткәреләчәк.
Никахларны теркәү сараеның тәүге кунагы легандар җырчыбыз Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым Нигъмәтҗанова-Авзалова. Егерме елдан артык тормыш иптәше Ирек әфәнде белән иңне-иңгә куеп гомер итүе, гаилә юлының бормалы-сырмалы урыннары турындагы әңгәмә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 1нче март көненә, 16.00 сәг. билгеләнгән.