ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

            Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә икенче балалары туган гаиләләргә чираттагы ана капиталы сертификаты тапшырылды.

             Сертификатларны тапшырып, Биектау районында Пенсия фонды бүлеге начальнигы Рөстәм Салихов Россия Федерациясе законнары нигезендә ана капиталын гамәлгә ашыру юнәлешләре турында сөйләде. Нурзидә Җиһаншина кунакларга һәм тантана сәбәпчеләренә гаилә бәхете һәм иминлек теләп, барысын да истәлеккә фотога чакырды.

27 февральдә районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә “Бердәм Россия“ партиясенең билетлары һәм паспортлар тапшырылды.8 райондашыбыз – яшь белгечләр “Бердәм Россия“ партиясе сафларына кабул ителде һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кулыннан таныклыклар алды. Тантанада 14 яше тулган 20 яшүсмергә тәүге тапкыр паспортлар бирелде. Яшьләр әти-әниләре, якыннары белән килгән иде. Алар өчен тантаналы кичә әзерләнде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин егет-кызларга изге теләкләрен җиткерделәр. Яшьләргә шулай ук Россия флагы сурәтендәге тасмалар, “Яшь гвардия“ символикасы белән паспорт тышлары да бүләк ителде.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

         2019 елның 26 нчы февралендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 100 нче баланың тууы актлар язуына теркәлде. Бакиров Илнур белән Алия гаиләсендә икенче бала булып Айлинә кызлары дөньяга килгән. Бәхетле ата-ананы котлап бүлек белгечләре туу турында таныклык белән котлау открыткасы тапшырды. Айлинәгә нык сәламәтлек һәм бәхетле якты тормыш телибез!

Шунысы куанычлы, «яшь гаилә мәктәбе» яз килү белән үсә һәм яшь парлар саны арта бара. Яшь парларга " ачуларсыз мөнәсәбәтләр»темасына күп кенә биремнәр һәм кызыклы психологик бурычлар тәкъдим ителде. Гадәттәгечә, «Казан» Гаилә үзәгендә никахлашу тантанасын үткәрү тәртибе һәм кагыйдәләре турында баш белгеч Гүзәл Мөхетдинова сөйләде һәм инструктаж бирде.

2019 елның 26 февралендэ Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова узган 2018 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.

Алтын күп кенә уникаль үзенчәлекләргә ия: ул пластик, мәкерле һәм шул ук вакытта тышкы йогынтыга нык, дәвалау үзлегенә ия.  Бу металлдан зәркән эшләнмәләре еллар буе үзенең баштагы ялтыравыгын һәм төсен саклап кала. Бу сыйфатларның барысы да гаилә бәхетенең төп ингредиентлары: бер-берсенә юл куярга өйрәнергә, теләсә нинди мәсьәләләрне тыныч хәл итәргә,  , кайгыда-шатлыкта бергә булырга, корбанлыкта булырга һәм гафу итәргә өйрәнергә. Һәм иң мөһиме, 50 ел бергә яшәү - мәхәббәтне, гаиләне, бер-беребезне саклап калу. Аксубай районы Трудолюбово авылыннан Смирнов Николай Иван улын һәм Лидия Василий кызын алтын туйлары белән Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова һәм Аксубай районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова котладылар.

Үзеңнең хәләл җефетең белән ярты гасыр гомереңне кулга кул тотынып үтү, аның белән “кайгы, шатлыгы килгәндә” бергә булу дөрестән дә зур казаныш. 60 ел иңгә иң куеп яшәүче парлар бүгенге көндә бик сирәк.   Шундый бриллиант юбилярларыбыз - Мөхәммәтгали Шәриф улы белән Мәйфрүз Шәйдулла кызы Сабитовлар.

Бу мөһим вакыйга белән гаиләне Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Рәвия Абдулла кызы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович котладылар. Юбилярлар районның мактаулы юбилярлары китабына кул куйдылар, Район Башлыгы исеменнән Мактау хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды.

2019 елның 26 февралендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  яңа туган 12 сабый теркәлде. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган дүрт гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.

Бөгелмәлеләр Юлия һәм Алексей Паровициннар гаиләсендә дүртенче бала Василиса көтеп алынган кыз. Василисларның өч өлкән абыйсы Даниил, Богдан һәм Гордей үсеп килә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International