2019 елның 26 февралендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган 12 сабый теркәлде. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган дүрт гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.
Бөгелмәлеләр Юлия һәм Алексей Паровициннар гаиләсендә дүртенче бала Василиса көтеп алынган кыз. Василисларның өч өлкән абыйсы Даниил, Богдан һәм Гордей үсеп килә.
Александровлар, Киваевлар һәм Каюмовлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килгән. Нели һәм Георгий Александровларда – уллары Андрей, аларның өлкән балалары Владимир һәм Ксения. Евгения һәм Артем Киваевлар гаиләсендә – кызлары Владислава туган. Ике өлкән абыйлары Кирилл һәм Макар кече сеңелләренең тууын шатланып көткәннәр. Лена һәм Линар Каюмовларның яшь гаиләсендә өченче кыз – Азалия туган. Аларның инде ике гүзәл кызлары Алия һәм Сафия үсеп килә. Бөгелмәдә күп балалы гаиләләр арта бара, димәк, шәһәр яши һәм үсә.
ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән әти-әниләрне яңа гаилә әгъзалары барлыкка килү белән котладылар, сабыйларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, сабыйларның беренче документын – туу турында таныклык тапшырдылар.