Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегенең 2018 ел өчен йомгаклау отчеты

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 26 февралендэ Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә – планеркада ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Залялова узган 2018 елгы эш йомгаклары һәм демографик күрсәткечләр турында хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, демографик күрсәткечләр буенча хәзерге вакытта ата-ана булырга җыенучылар эзэйде (чөнки 90 елларда туучылар саны кискен эз санда булган), димәк, балалар да аз булачак дигән сүз. Шуңа күрә вәзгыятьне көйләп торырга ике-өч балалы гаиләләр ярдәм итәчәк. Нәкъ менә шушы яшь гаиләләрне пропагандаларга һәм төрлечә ярдәм итәргә кирәк.

2019елга ЗАГС алдына демографик күрсәткечләрне яхшыртуда этәргеч бирү, Бердәм федераль дәүләт реестрында сыйфатлы эшләү,  гражданлык хәле актларын выкытлыча теркэу, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау, электрон төрдә хезмәтләр күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International