Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә " Гаилә тәрбиясе әлифбасы»

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

   2019 елның 25 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 29 нчы мәктәпнең бишенче һәм 34 нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары өчен " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дигән чираттагы дәрес узды. Дәресне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.

   Гүзәл Ислам кызы балаларга акт язуларының барлык төрләре турында сөйләде һәм ГХАТ аббревиатурасын киңәйтүдә ярдәм итте. Балалар 1925 елгы китапларын  бүгенге актлар китаплары белән чагыштыра алдылар. Дәрес ахырында балалар " Минем гаиләм» дигән темага кроссворд чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International