Яз - яңа тормыш башлау өчен иң яхшы, матур, романтик, вакыт. Ул туй өчен табигый рәвештә уңай. Язга планлаштырылган тантана һәрвакыт үзенчәлекле наз белән аерылып тора. Беренче җылы кояш нурлары, яңгыравыклы чишмәләр һәм күчмә кошлар яшь парларга булышкан кебек .
2019 елның 1 мартында, язның беренче көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 пар гаилә бердәмлекләрен теркәделәр. Туйларның күбесе тантаналы шартларда узды.
Язның беренче көне Әлки районы Иске Тахтала авылында яшәүче Калсановлар һәм Кошки авылында Павловлар гаиләсе өчен зур бәйрәм. Артем Калсанов белән Светлана Павлова бүген ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында тантаналы төстә язылыштылар.
Артемга 24 яшь, ул «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендә инженер булып эшли. Кәләш 21 яшьтә, мәктәп ашханәсендә пешекче.
Яшьләр Иске Тахтала авылында төпләнеп яшәргә ниятлиләр.
Артем белән Светлананы законлы никахлары белән котлыйбыз. Сездәй яшь гаиләләр районыбыз өчен бик тансык. Бәхетле булыгыз, сәламәт, акыллы балалар табып үстерегез!
Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:15 малай һәм 6 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 4 - өченче, 2- дүртенче, 2- бишенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 700 грамм, ә иң зуры – 4080 грамм.
Әти-әниләр балаларына Тимур, Данис, Даниэль, Аяз, Абдулла, Александр, Амаль, Иван, Кәрим, Кирилл, Мухаммаднур, Родион, Гөлназ, Дарида, Илиза, Мила, Ралина, Устиния дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 18, иң яшь әтигә 26 яшь, иң өлкән анага 41, иң өлкән әтигә 39 яшь.
Укучыларны Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.
2019 елның 1 нче мартта Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Эмилия Сахаутдинова – 24 февраль көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез! Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
Дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Яшел Үзән шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициягә әйләнде. Вафин Зөфәр Нурмөхәммәт улы һәм Мәдинә Харис кызы үзләренең Рубин юбилейларын тантаналы шартларда билгеләп үттеләр.
Коми Республикасы юстиция министры Д. А. Наумовның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина белән очрашу барышында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасы эшчәнлегендә норматив-хокукый базаны камилләштерүнең һәм кадрлар белән тәэмин итүнең, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестры эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Визит кысаларында «Казан» Гаилә үзәге эше белән танышу һәм татар телендә никах теркәү тантанасында катнашу булды. Очрашуда катнашучылар гаилә сәясәтен тормышка ашыру һәм илдә демографик вәзгыятьне оптимизацияләү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2019 нче елның 28 февралендә Зәй районының ГХАТ бүлегендә үтте. Баш белгеч Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
Бәйрәм агымдагы елда 50 яшьлек һәм 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән 6 пар гаилә тормышы юбилярлары өчен узды. "Яшь парлар" гражданлык хәле актлары кенәгәсендә язылганча, ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.