60 ел бергә

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Үзеңнең хәләл җефетең белән ярты гасыр гомереңне кулга кул тотынып үтү, аның белән “кайгы, шатлыгы килгәндә” бергә булу дөрестән дә зур казаныш. 60 ел иңгә иң куеп яшәүче парлар бүгенге көндә бик сирәк.   Шундый бриллиант юбилярларыбыз - Мөхәммәтгали Шәриф улы белән Мәйфрүз Шәйдулла кызы Сабитовлар.

Бу мөһим вакыйга белән гаиләне Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Рәвия Абдулла кызы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович котладылар. Юбилярлар районның мактаулы юбилярлары китабына кул куйдылар, Район Башлыгы исеменнән Мактау хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды.

“Ышанасы да килми, -  ди Мәйфрүз Шәйдулла кызы, кичә генә булган кебек, ә инде 60 ел гомер бер көн кебек узып та китте”. Ул үз гомерен медпунктта фельдшер булуга багышласа, Мөхәммәтгали Шәриф улы авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур хезмәт куя. Сабитовларның ике бала – кыз һәм ул, өч онык. Артка борылып карасаң тормыш юлында төрле каршылыклар да булган, аны сабыр гына үткәрә белгәннәр. “Нидер әйтер алдыннан башта яхшылап уйларга, түзем булырга, бер-береңә хөрмәт, игътибар булырга тиеш, - ди Мөхәммәтгали Шәриф улы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International