Биектау районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

            Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә икенче балалары туган гаиләләргә чираттагы ана капиталы сертификаты тапшырылды.

             Сертификатларны тапшырып, Биектау районында Пенсия фонды бүлеге начальнигы Рөстәм Салихов Россия Федерациясе законнары нигезендә ана капиталын гамәлгә ашыру юнәлешләре турында сөйләде. Нурзидә Җиһаншина кунакларга һәм тантана сәбәпчеләренә гаилә бәхете һәм иминлек теләп, барысын да истәлеккә фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International