Мансур Әхмәт улы һәм Гөлфинур Хәйрулла кызы Харчиннар, Ринат Фәрхи улы һәм Нурания Гильмулла кызы Зәйнуллиннар гаиләләре кулга кул тотышып, кайгы-шатлыкны бүлешеп 50 ел гомер итәләр. Зәйнуллиннар гаиләсе хезмәт юлларын Кукмара итек фабрикасына багышлаганнар, ике бала үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр. Мансур Әхмәт улы 40 ел итек фабрикасында эшли, Нурания Гильмулла кызы почтада хезмәт куя. ГХАТ бүлеге җиәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, ветераннар советы рәисе белән бергәлектә алтын юбилярларны өйләренә барып котладылар. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды, исемнәре районның Мактау китабына кертелде. Теләкләргә һәм котлауларга Кукмара итек фабрикасының профсоюз вәкиле Кисиль Ирина Юрьевна да кушылды.
Һәр гаиләгә шулай озак һәм бәхетле тормышта яшәргә язсын, диделәр алар. – Безнең 50 ел бер мизгел кебек үтте дә китте, авыр һәм шатлыклы вакытларда уртаклашып, бер-беребезгә ышанычлы терәк була белдек. Бөтен сере шушында!
Аларга күп елларга җитәрлек сәламәтлек телибез, оныклар,оныкчыклар әйләнәсендә бәхетле тормышта яшәсеннәр. Һәр көн бүгенгедәй якты, бәйрәмчә булсын.