Беренче паспорт тапшыру тантанасы

2019 елның 22 феврале, җомга

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына беренче паспорт тапшыру тантанасы узды. Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды.

Тантанада мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча 7нче Гагарин идарәсенең полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Антон Губачев һәм отставкадагы полиция полковнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, 1нче класслы хәрби очучы Фларит Мәүлеткулов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Барлык килгән кунаклар өчен Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Елизавета Гермашина башкаруында музыкаль котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International