Баулы ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көне

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февральда Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 16  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина, отставкадагы капитан Н.М.Тутаев яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләделәр.   Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ  бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, “Яшь гвардия”  район оешмасы җитәкчесе В.А.Будин, миграция бүлеге өлкән инспекторы Н.С.Четвертакова котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International