Лениногорск муниципаль районында туган тел көне

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сер түгел – туган тел бит ул кеше уеның сурәте, күренеше һәм халыкның культурасы. Шуңа күрә дә, тел халыкның байлыгы булып тора. Барлык булган телләрне саклап калуның ачкычы булып телне хөрмәтләү һәм аны санлау тора. Кешенең исеме кебек үк тел туганнан алып ана теле белән формалаша. Шунлыктан Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бу көнгә аерым игътибар бирде.  Бу көнне ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Язылышу тантанасы яшь парларның туган телләрендә - татар һәм рус телләрендә уздырылды. Өйләнешүчеләр дә, килгән кунаклар да тантанадан күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International