Никахлашу Сараена Россиянең яшь килделәр. Яшь парларга Россия паспортын тапшыру мизгеленең мөһимлеген һәм тантаналылыгын уртаклашырга аларның әниләре һәм әтиләре, авыл җирлекләре башлыклары килде.
Паспортларны тапшырганда Яңа Чишмә районы полиция начальнигы Эдуард Алексеевич Жирнов документка сакчыл мөнәсәбәттә булуларын, сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе һәм игелек теләде.
Тантаналы чарада Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар башкаруында музыкаль композиция яңгырады, шуннан соң уртак фоторәсем ясалды. Истәлекле тантана турында һәр яшүсмер «Яшь Гвардия» штабыннан, «Бердәм Россия»партиясеннән бүләк алды.