Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2019 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды

2019 елның 22 феврале, җомга

 22 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2019 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын  барлыгы 10 гаилә тулыландырды.

Бәйрәмнең “сәбәпчеләре” – 7 малай һәм 3 кыз булды. Иң яшь әни 23 яшендә ул һәм кызның бәхетле әнисе - Ульяна Юрина иде, иң өлкән әни 39 яшендә икенче бала туу шатлыгын татыган Наталья Ушакова.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова яшь аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, районда икенче һәм күбрәк балалар туу күрсәткечләренең артуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International