Игезәкләрнең тууын теркәү

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

       21 февраль көнне Биектау ГХАТ бүлегендә 2019 елның беренче игезәкләрен теркәделәр . Нәкъ менә шул көнне Зөлфәт һәм Зилә тормышында беренче тапкыр аларның әти-әниләре Инсаф Илшат улы һәм Адилә Зөфәр кызы Тимергалиевлар документлар алдылар. Балалар гаиләдә икенче һәм өченче бала, олы улларына 2 яшь.

        Бәхетле әти-әниләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина котлады .Бу шатлыклы вакыйга җылы сүзләр белән бәхет һәм сәламәтлек теләп, бүләкләр һәм истәлеккә фоторәсемнәр белән үтеп барды.

         Бу вакыйганы үзенчәлекле дип санарга мөмкин, чөнки Биектау районында  игезәкләр сирәк туа. Игезәкләр туу ел башында бөтен район өчен игелекле булсын, ә без сабыйларга сәламәт үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International